Галимнәр һәм табиблар яңа коронавирус йогышын өйрәнүне дәвам итәләр.
Күптән түгел Америка галимнәре, COVID-19 белән авыручыларның 20 проценты тулысынча савыкмый, дигән нәтиҗәгә килгән. Аларда "постковидный синдром" күзәтелә.
«Ул еш кына хроник авырулардан җәфа чигүче өлкәннәрдә очрый, тик аннан яшьләр дә моннан якланмаган , — дип аңлатты табиб-иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков. — Бу төрле формаларда була, гадәттә, авыр күренешләр түгел, ләкин алар барыбер әһәмиятле. Кеше өлкәнрәк һәм хроник авырулары күбрәк булган саен, аның әлеге синдромга тару куркынычы да арта".
"Үпкәләр авыр зарарланган очракта сулыш җитмәү, күкрәк һәм корсакта авырту, ашкайнату процессы бозылуларның да сакланып калуы ихтимал. Тагын да мускуллар һәм баш авырту булырга мөмкин", - дип аңлатты Крючков.
Табиб-иммунолог сүзләренчә, "постковидный синдром"лы кешеләр вирусны йөртүчеләр һәм таратучылар түгел, әмма аларның сәламәтлегенә хәвеф яный.
Фото: Башинформ