+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 декабрь 2020, 21:00

Безнең табиблар Камчаткада ярдәм күрсәтә!

Камчаткага коронавируслы пациентларны дәвалау өчен Уфадан медицина хезмәткәрләре килде, дип хәбәр итә regnum.ru.

Камчаткага коронавируслы пациентларны дәвалау өчен Уфадан медицина хезмәткәрләре килде, дип хәбәр итә regnum.ru.
– Медиклар Камчатка краена Уфа дәүләт медицина университетыннан килде. Алар арасында табиб-реаниматологлар һәм шәфкать туташлары, шулай ук анестезистлар бар, – дип белдерде төбәкнең сәламәтлек саклау министры Андрей Кузьмин.
Министр билгеләвенчә, медиклар килеп төшү белән эшкә тотынган. Андрей Кузьмин пандемия белән көрәштә аларның ярдәменең бәясез булачагын билгели.
Биш табиб һәм җиде урта медицина персоналы вәкиле төбәкнең моногоспитальләренә юнәлде.
Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов белдерүенчә, белгечләрнең килүе белән бәйле барлык оештыру мәсьәләләре тиз һәм мотлак хәл ителергә тиеш.
Фото: regnum.ru
Читайте нас: