Билгеле табиб кайбер пациентларның икенчегә дәваханәгә эләгү сәбәпләрен әйтте.
Дәваланып бетмәгән коронавирус инфекциясе еш кына пациентларның кабат дәваханәгә эләгүенә китерә. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, терапевт Андрей Кондрахинның сүзләренә сылтама белән, “Вечерняя Москва” басмасы хәбәр итә.
- Әгәр дә терапияне артык иртә туктатсагыз, чир, чыннан да, кире кайтырга мөмкин. Өстәвенә, безнең күп кенә пациентларыбыз дәваханәләрдән мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тырыша һәм симптомнар бетүгә үк препаратларны кабул итүне туктата, - дип китерә аның сүзләрен басма.
Өзлегүләр куркынычын киметү өчен берничә шартны үтәргә һәм, иң мөһиме - табибның өйдә дәвалану буенча киңәшләрен үтәргә кирәк. Әгәр препаратлар кабул итү янә бер айга билгеләнгән булса, аларны бер ай кабул итегез. Шулай ук дәваханәдән чыкканнан соң ике атна үтүгә анализлар тапшырырга кирәк.
Моннан тыш, хәлсезләнгән организмны өшетүдән, физик йөкләнешләрдән сакларга, майлы, баллы, тозлы ризыклардан һәм алкогольдән тыелып торырга кирәк. Терапевт В һәм Д витаминнарының дәрәҗәсен контрольдә тотарга, шулай ук кан басымын күзәтергә киңәш итә.
Фото:rbc.ru