Соңгы тәүлектә янә өч кешенең вафат булуы билгеле булды.
Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 16944кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 159 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 850 кеше дәвалана. Аларның 60ы авыр хәлдә, 15 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2444 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 69 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 13533.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә ковид янә өч якташыбызның гомерен алып китте. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 117гә җитте.
Пневмония очраклары да көн саен күпләп ачыклана. Соңгы тәүлектә бу диагноз 412 кешегә куелган, 402 кеше аннан савыккан.
Барлыгы 1 898 331 тикшеренү үткәрелгән, 1 837 292 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 366, барлыгы 10 942 кеше тест үткән.