Аларны истә тотканда катлаулы диета һәм физик күнекмәләрсез дә матур итеп итеп ябыгып була.
Диетолог Елена Калан корсакны “шиңдерә” һәм билне нечкәртергә ярдәм итүче кагыйдәләрне атады. Менә алар:
Туйганчы ашагыз. Ләкин ач булсагыз гына. Ашыйсы килмәгән чакта ашау вакыты җиткәнгә яисә кеше кыстаганга гына сыйланырга утыру дөрес түгел.
Прессны ныгыта торган күнегүләр ясагыз. Шулай ук кул-аякларны сузып, гимнастика ясау гәүдәне матурлата. Сүз хәлдән тайдыра торган физик күнегүләр хакында түгел.
Күпләр үзләреннән тормаган сәбәпләр аркасында ябыга алмый. Чөнки ябыгуга гормоннар һәм безнең баш миендәге “хәлләр” йогынты ясый. Моны аңлап, берничә хәйләгә барып була:
Йоклаганда мелатонин гормоны эшләнә. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыктыра. Ләкин мелатонин эшләнсен өчен караңгыда һәм тынычлыкта йокларга кирәк. Мин яктыда һәм тавышта да йоклый алам, дип мактанучылар сәламәтлегенә һәм матурлыгына начар йогынты ясый.
Грелин гормоны – ачлык гормоны. Ул канда шикәр азайганда барлыкка килә, ашыйсыны китерә. Аны да “алдап” була: чиста су эчегез һәм... көлегез!
Ябыгыр өчен.. ашарга кирәк. Нәкъ шулай. Чөнки ачлык кичергәндә тагын бер гормон эшләнә – кортикостерон. Ул да симертергә мөмкин. Шуның өчен еш һәм аз күләмдә ашап торырга киңәш итә белгечләр.
Стресс аркасында барлыкка килгән кортизол гормоны безне калорияләр тупларга этәрә башлый. Шуңа күрә янып-көеп яшәмәгез! Бу очракта иң яхшы киңәш – саф һада озаклап җәяү йөрергә вакыт табыгыз.