+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2020, 21:00

120 якташыбыз вафат...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 17101гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 17101гә җитте.
Соңгы тәүлектә 157 якташыбызда инфекция булуы расланды. Әле республика дәваханәләрендә 815 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 54е авыр хәлдә, 14 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштармча җиңел кичерүче 2483 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 150 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 13683.
Янә өч якташыбызның ковидтан вафат булуы билгеле. Аларда, коронвирустан тыш, башка хроник авырулар да күзәтелгән. Шулай итеп, ковид 120 якташыбызның гомерен алып китте.
Соңгы көннәрдә үлем очраклары Уфада, Чишмә, Аскын, Нуриман районнарында күзәтелде.
Балыгы республиада ковидтан 1 909 390 тикшерү үткәрелгән, 1 848 001 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшерүләр саны – 11 059, 10 709 кеше тест үткән.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: