"Вектор" үзәге коронавируска каршы нәтиҗәле препаратны сынады.
"Эпиваккорона" коронавирус вакцинасы аллергиядән интегүче кешеләргә дә, өлкәннәргә һәм балаларга да ярый. Бу хакта "Вектор" үзәге генеральный директоры Ринат Максютов хәбәр итте.
"Аны тулысынча ареактоген һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, төрле иммунносупрессив авыруларга, аллергикларга кадарга ярый", - диде ул "Россия-1" телеканалында. Белгеч, шулай ук, вакцина балаларга да яраклы, дип саный. Максютов сүзләренчә, тикшеренүләр күрсәткәнчә, препарат коронавирустан иммунитетны ярты елга тәэмин итә.
Гамалея исемендәге үзәктә эшләүчеләр мәгълүматлары буенча, "Спутник V" вакцинасы ике елдан артык иммунитет булдырачак. Шул ук вакытта, ул иммунитет белән проблемалы кешеләрдә сакланмаска да мөмкин.
"Вектор" башлыгы сүзләренчә, Русиядә коронавирус һәм грипптан бердәм вакцина сынаулары башланырга мөмкин. Препаратның прототибы нәтиҗәлелеген күрсәткән инде.