-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2020, 19:50

Нефтекамага коронавирустан вакцина кайтты

«Нефтекамск 24» каналы хәбәр итүенчә, Нефтекама шәһәренә яңа коронавирус инфекциясеннән беренче партия вакцина кайтты.

«Нефтекамск 24» каналы хәбәр итүенчә, Нефтекама шәһәренә яңа коронавирус инфекциясеннән беренче партия вакцина кайтты.
Дозалар күп түгел – бары 30. Ләкин табиблар ышандыруынча, бу әле эшнең башы гына. Шәһәр кешеләре арасында үткәрелгән сорау алу күрсәтүенчә, күпләр мондый куркыныч инфекцияне кисәтүгә дә саклык белән карый.
Коронавирустан күпләп вакциналау 2021 елга планлаштырылган. Беренче прививкалар әле үк Нефтекаманың табибларына, укытучыларына, социаль хезмәткәрләренә ясалачак. Вакцина алар арасында тигез бүленәчәк.
Нефтекама шәһәр дәваханәсенең реанимация-анестезиология бүлеге мөдире Илгиз Хатыйпов әйтүенчә, вакцинациягә каршы булучылар күп, хәтта бу юнәлештәге тулы бер хәрәкәт бар. Бу вакцина авыру белән көрәштә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтүгә карамастан.
Табиб әйтүенчә, әгәр бездә грипптан вакцинациясе булмаса, авыру һәм үлем очраклары буенча бөтенләй башка статистика булыр иде. Шуңа ул коронавирус инфекциясенән вакциналанудан курыкмаска чакыра.
Табиблар ышандыруынча, вакцинация катгый күзәтү астында үткәрелә. Прививка ясау алдыннан медицина тикшерүе мотлак. Соңыннан 30 минут дәвамында уколга реакция күзәтелә. Шуннан соң гына пациентка өйгә кайтырга рөхсәт бирелә.
Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: