+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2020, 20:15

Рекордлы вакытта төзелгән Стәрлетамак госпитале могҗизага тиңләнде

Бүген Стәрлетамакта клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген ачу тантанасы булды. Аны 10 октябрьдә төзи башлаганнар иде.

Бүген Стәрлетамакта клиник-диагностик йогышлы авырулар үзәген ачу тантанасы булды. Аны 10 октябрьдә төзи башлаганнар иде.
Үзәкне төзүгә Башкортстан бюджетыннан 2,19 миллиард сум бүленде, шул исәптән төзелеш-монтаж эшләренә – 1,4 миллиард сум, медицина җиһазлары, мебель, хуҗалык инвентаре һәм автотранспорт алуга – 795,6 миллион сум.
Төзүчеләрне һәм медицина персоналын тәбрикләргә Стәрлетамакка бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин, Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин килде.
– Кешеләрнең гомеренә ниндидер куркыныч янаганда без тиз мобильләшә һәм компетенцияле, сыйфатлы итеп шундый кирәкле һәм заманча дәваханәләрне төзи беләбез. Гомумән, ел авыр булды, бюджет зур йөкләнешләр кичерде, ләкин безнең беркайчан да бу кадәр күп сәламәтлек саклау объектларын файдалануга тапшырган юк иде. Быел онкодиспансерның хирургия корпусын файдалануга тапшырдык, кардиодиспансерны төзүне актив алып барабыз, балалар гематология һәм онкология үзәген төзүгә тотындык, Республика клиник дәваханәсе поликлиникасын һәм районнарда ике поликлиника төзи башладык, 100 ФАП төзедек, хоспис төзибез. Бу безнең сәламәтлек саклау системасына һәм, иң беренче чиратта, табибларга бирергә тиешле бурычыбыз. Алар бүген коронавирус белән көрәш фронтының алгы сызыгында. Күпләре үзләре дә чирләде, күпләрен югалттык.
Алга планнар зур. Русия Президенты һәм Хөкүмәте карары белән республика 2025 елга кадәр беренчел медицина звеносын үстерүгә 16 миллиард сумга якын ярдәм алачак. Бу безнең сәламәтлек саклау системасын сизелерлек ныгытачак. Без пандемиядән көчсезләнгән булып түгел, ә күпкә көчлерәк һәм үз-үзенә ышанган булып чыгарга тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Ул табибларга һәм шәфкать туташларына фидакарь хезмәтләре, батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе төзүчеләргә дә кыска вакытта заманча үзәк төзегән һәм мондый госпитальләрне төзүдә башка төбәкләргә ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко табибларга һәм төзүчеләргә видеомөрәҗәгатендә мондый объектларның кирәк булуын билгелде.
– Стәрлетамак госпитале аның “өлкән абыйсы” кебек үк тиз һәм сыйфатлы төзелде. Ул коронавируслы авыруларны дәвалау өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Иң мөһиме – биредә квалификацияле медицина хезмәткәрләре эшли, – диде министр.
Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин кыска вакытта яңа үзәкне файдалануга тапшыруның койка куәтен арттыру мөмкинлеге бирүен, моның бүген бик мөһим булуын билгеләде.
Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Рязанский үз чыгышында республиканың кыска вакытта мондый заманча дәваханә төзеп, көзге-кышкы вакытта “кечкенә могҗиза” булдыра алуын әйтте.
«ПроектСтройКомплекс» җәмгыятенең төзелеш буенча директоры Олег Бабенков яңа дәваханәнең символик ачкычын ковид-госпитальнең баш табибы Гүзәл Йосыповага тапшырды.
Тантана ахырында республика Башлыгы Радий Хәбиров медицина хезмәткәрләренә, төзелешкә өлеш керткәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ультразаманча дәваханәнең гомум куәте 74 бокслы палатадан тора. Персонал саны – 400 кеше, шул исәптән 136 табиб һәм 152 шәфкать туташы.
Фото: “Башинформ” агентлыгы
Читайте нас: