+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 декабрь 2020, 14:55

Сибайда коронавирустан вакцианалау башланды

Сибай поликлиникасында яңа коронавирус инфекциясеннән беренче партия вакциналау үткәрелде.

Сибай поликлиникасында яңа коронавирус инфекциясеннән беренче партия вакциналау үткәрелде.
Прививка “кызыл зона”дагы медицина хезмәткәрләренә һәм укытучыларга ясалды.
Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән Сибайга коронавирус инфекциясеннән 30 доза вакцина кайтарылды. Аларның унбише - медицина хезмәткәрләренә, унбише Сибай укытучыларына тәгаенләнгән. Бу төркем кешеләрендә коронавирус инфекциясе йоктыру хәвефе зур. Вакцина өч атна ара белән ике тапкыр эшләнә. Галимнәр ышандыруынча, прививкадан соң иммунитет ике ел саклана.
Табиб-эпидемиолог Радик Киекбаев белдерүенчә, башка вакциналардан аерма аз, ул 18-60 яшьлекләр өчен тәгаенләнгән. Тәҗрибәләр нәкъ шул яшьтәге кешеләр арасында үткәрелгән. Киләчәктә бәлки башка яшьтәгеләр өчен дә мөмкин булыр.
Йогышлы авырулар госпиталенең өлкән шәфкать туташы Вәсилә Усманова әйтүенчә, препарат керткәннән соң, тән температурасы күтәрелү еш күзәтелә, шуңа прививка ясатканнан соң 30 минут дәваханәдә калырга кирәк.
Вакцианция башта хәвеф төркемендәгеләргә, соңыннан акрынлап барысына да үткәреләчәк.
Коронавирус инфекциясеннән вакцинация эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар календарена кертелгән.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас