-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2020, 00:10

Русиянең Сәламәтлек саклау министры безнең табибларны тәбрикләде

Бүген Стәрлетамакта йогышлы авыруларҗклиник-диагностик үзәге ачылды. Мәскәүдән видеобәйләнеш буенча республика табибларын бу мөһим вакыйга белән Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко котлады.

Бүген Стәрлетамакта йогышлы авырулар клиник-диагностик үзәге ачылды. Мәскәүдән видеобәйләнеш буенча республика табибларын бу мөһим вакыйга белән Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко котлады.
– Ярты ел элек без Радий Фәрит улы белән Уфада клиник йогышлы авырулар үзәге ачкан идек. Ул вакытта без тиз төзелүче госпитальләр проектын ил буенча таратырга кирәк, дигән идек. Пандемия шартларында аларга сорау зур. Һәм бүген безгә шатлану һәм горурлану өчен яхшы сәбәп бар. Стәрлетамакта яңа ковид-госпиталь ачылды. Чын күңелдән аны проектлауда, төзүдә катнашкан һәм биредә эшләячәк һәммәсен тәбрик итәм, – диде министр.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров табиблар исеменнән Михаил Мурашкога Русия сәламәтлек саклау системасының барлык мәсьәләләренә даими игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: