-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 декабрь 2020, 12:54

Шампан шәрабы белән нәрсәләр килешми?

Тиздән Яңа ел бәйрәме! Һәр өстәлгә диярлек, әлбәттә, шампан шәрабы "кунаклаячак". Тик менә аны эчүнең кагыйдәләрен белү кирәк икән. Кайбер ризыклар белән шампан шәрабы бөтенләй туры килми, шул сәбәпле сәламәтлеккә зыян сала. Ничек дөрес эчәргә соң аны? Русия табиб-диетологы Евгений Арзамасцев киңәшләренә колак салыйк әле.

Табиб әйтүенчә, шампан шәрабын эчкәндә майонезлы ризыклар ашарга ярамый. Бу панкреатитны кискенләштерергә мөмкин. Майлы ит тә аның белән килешеп бетми, икенче көнне ашказаны белән проблемалар килеп чыгуы ихтимал.

Шампан шәрабы белән шоколад, кәнфитләр, мармелад, ирис һәм башка төрле татлы ризыклар кулланырга ярамый, ди диетолог. Алар канда глюкоза күләмен кискен арттыра.

Шампан шәрабы белән майлы булмаган балык һәм тавык ите, сыр, яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга ярый.

Тагын да шуны онытмагыз: шәрабны беркайчан да ач карынга эчмәгез!

Фото: winestreet.ru
Читайте нас: