-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2020, 15:20

"Бәйрәмнәрдә даруларыгыз булсын!"

Пандемия башланганнан бирле республикада инфекциялеләрнең гомум саны 17 419 кеше тәшкил итә.

Пандемия башланганнан бирле республикада инфекциялеләрнең гомум саны 17 419 кеше тәшкил итә.

Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин шундый мәгълүматлар җиткерде.
Стационарларда 832 кеше дәвалана, аларның күпчелеге — уртача авыр һәм 68е авыр хәлдә. Хәзерге вакытта амбулатор дәвалауда авыруның җиңел формасы булган 2 750 кеше бар.

Йогышлы профильдәге койка фондының йөкләнеш дәрәҗәсе 74,5 процент тәшкил итә. Республика территориясендә стационар медицина ярдәме күрсәтү өчен барлыгы 6 405 койка җәелдерелгән.

Башкортстанда медицина учреждениеләрендә 30 көнгә җитәрлек дару чаралары булдырылган, дип хәбәр итте министр. Гыйнвар бәйрәмнәрендә коронавируслы пациентларны дәвалау өчен медпрепаратлар запасын формалаштыруны республика Башлыгы Радий Хәбиров йөкләгән иде.

“Бөтен ил ял иткән чорда бездә дарулар, табиблар, шәхси саклану чаралары (СИЗ) белән барысы да тәртиптә булсын. Без хәлнең арытаба ничек булачагын белмибез. Әгәр кинәт пациентлар артып китсә, даруларыгыз булсын", — диде республика җитәкчесе.

Фото: Башинформ
Читайте нас в