-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2020, 17:20

Кан бирү станциясендәге янгында каза күрүчеләр юк

Республика кан тапшыру станциясендәге янгын уңышлы сүндерелгән.

Республика кан тапшыру станциясендәге янгын уңышлы сүндерелгән.
Әйткәндәй, бүген иртән 7.45тә станциядә янгынга каршы сигнализация эшли башлады. Янгын сүндерү частена хәбәр автоматик җибәрелә.
Территориядә 4 кат, ут бактериология лабораториясендә кабынган.
Бер үк вакытта персоналны эвакуацияләү башлана, машиналар территориядән чыгарыла.
Янгын урынына янгынның югары рангы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре һәм чаралары җәлеп ителә. 40 кеше эвакуацияләнә.
8.25 сәгатьтә янгын сүндерелә. Ачык яну 8.28 сәгатьтә ликвидацияләнә. Янгынны сүндерүгә 15 берәмлек техника һәм шәхси составтан 61 кеше җәлеп ителә.
Каза күрүчеләр юк. Янгынның сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Янгын урынына янгын лабораториясе белгечләре һәм Гаттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе килде.
Кан компонентлары запасы зыян күрмәгән. Медицина оешмаларын кан компонентлары белән тәэмин итүгә вакыйга йогынты ясамаган. Сәгать унда станция эше тергезелеп җибәрелде, янгын нәтиҗәләрен бетерү буенча эш башланды.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: