+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2020, 10:20

Табибларга торак, җир, акча бирелә – авылга кайтыгыз!

“Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” төбәк проектын тормышка ашыруга ярашлы Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы республиканың сәламәтлек саклау системасына медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча даими эш алып бара.

“Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” төбәк проектын тормышка ашыруга ярашлы Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы республиканың сәламәтлек саклау системасына медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча даими эш алып бара.
Бу хакта бүген Республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.
Медицина оешмаларын югары һәм урта-махсус медицина белеме булган кадрлар белән тәэмин итү маскатында 4 төп программа тормышка ашырыла.
“Авыл докторы” программасы буенча федераль һәм республика бюджетыннан 147 миллион 250 мең сум бүленгән. Бүгенге көнгә бер тапкыр бирелә торган түләүләр буенча барлык белгечләр белән килешүләр төзелгән.
Быел 1 гыйнвардан, республика Хөкүмәте карарына ярашлы, 500 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособиегә кадрлар белән тәэмин ителмәгән фельдшер-акушерлык пунктларына килгән 40 фельдшер дәгъва иткән. Түләүләр тулы күләмдә оештырылган.
Дефицит белгечлектәге табибларга 1 миллион сум компенсацион түләү кагыйдәләре дә билгеләнгән. 2020 елда бу программа буенча 143 миллион сум бүленгән. Түләүләр тулы күләмдә оештырылган.
2012 елдан авылга яисә 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә күчкән югары белемле медицина хезмәткәрләренә дә бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтелә. Башкортстан Республикасы бюджетыннан бу максатка 121 миллион сум бүленгән. Түләүләр тулы күләмдә башкарылган.
“Авыл докторы” программасы буенча белгечләр иң күбе Әбҗәлил (9 кеше), Дуван (8 кеше), Авыргазы (8 кеше), Бүздәк (6 кеше), Илеш (5 кеше), Краснокама (6 кеше) районарына кайткан.
Белгечләрне медицина оешмаларына, аеруча авыл җирендәге оешмаларга, җәлеп итүнең тагын бер нәтиҗәле юлы –торак белән тәэмин итү. Быел 11 айда 88 табиб һәм 27 урта медицина хезмәткәре торак белән тәэмин ителгән, 16 табибка һәм 10 урта медицина хезмәткәренә торак төзү өчен җир бирелгән.
Фото: sb.by
Читайте нас