-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2020, 16:35

Вакциналау бара

Башкортстанда гриппка каршы вакциналау дәвам итә, коронавируска каршы вакциналау башланды.

Башкортстанда гриппка каршы вакциналау дәвам итә, коронавируска каршы вакциналау башланды.
Республика халкының 57,8 проценты грипптан прививка ясаткан. Оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклавынча, Русия Президенты кушуы буенча, бу күрсәткечне 60 процентка кадәр җиткерергә кирәк.
7 декабрьдән Башкортстанда коронавируска каршы вакциналау сатрт алды. Республика 4300 доза күләмендә өч партия вакцина алды. Ел ахырына кадәр 1200 доза күләмендә тагын бер партия көтелә.
Прививка иң беренче чиратта хезмәт бурычы буенча коронавируслы кешеләр белән бәйләнештә булырга мөмкин булган табибларга, укытучыларга, социаль хезмәткәрләргә, МФЦ хезмәткәрләренә, волонтерларга, полиция хезмәткәрләренә ясалачак.
Фото: ptoday.ru
Читайте нас: