-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 декабрь 2020, 20:20

Бер атна эчендә 18 якташыбыз ковидтан вафат булды...

16-22 декабрьдә республикада 18 кешенең гомере өзелүгә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булган.

16-22 декабрьдә республикада 18 кешенең гомере өзелүгә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булган.
Бу хакта бүген чираттагы брифингта хәбәр ителде.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә Башкортстанда вафат булучылар исемлегенә тагын бер кеше өстәлде. Барлыгы пандемия башыннан
республикада 126 кеше коронавирус белән авыру сәбәпле дөнья куйды.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәткечләре буенча, бер тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе тагын 162 кешедә ачыкланган. Барлыгы республикада коронавирус йоктыручылар саны 17581гә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 852 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 55е авыр хәлдә, 13е үпкәләргә ямалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел һәм уртача кичерүче 2757 кеше амбулатор дәвалана.
Фото: Twitter
Читайте нас: