-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 декабрь 2020, 16:25

Бу вакцина һәркемгә ярый

"Вектор" үзәгенең "ЭпиВакКорон" вакцинасы сынаулар чорында кешеләрдә көтелмәгән реакцияләр тудырмады.

"Вектор" үзәгенең "ЭпиВакКорон" вакцинасы сынаулар чорында кешеләрдә көтелмәгән реакцияләр тудырмады.

Роспотребнадзорда прививка ясаткан барлык кешеләр дә үзләрен яхшы хис итә, дип хәбәр иттеләр.

"Беренче фазада вакцина клиник сынауларда ирекле катнашучы 18 яшьтән өлкәнрәк 2194 кешегә һәм 60 яшьтән өлкәнрәк 150 кешегә прививка ясалды. Барлык кешеләр дә үзләрен яхшы хис итә, көтелмәгән нәтиҗәләр ачыкланмаган ", - дип хәбәр итә ведомство.

Русиядә "ЭпиВакКорон" вакцинасы 13 октябрьдә теркәлгән иде. Элегрәк "Вектор" үзәге башлыгы Ринат Максютов сынауларда барлыгы 40 мең ирекле кеше катнашачак, шуларның чиреге плацебо (тикшеренүләрдә имитация өчен кулланыла торган дәвалау үзлекләре булмаган матдә) алачак, дип хәбәр итте.

Вакцина әйләнешенә 10 декабрьдә кергән, әмма киңкүләм вакцинация киләсе елга кичектерелә, дип ачыклык кертте белгечләр. Нәкъ менә бу вакцина өлкәннәргә, балаларга һәм аллергиядән интегүчеләргә яраклаштырылган дип исәпләнә.

Фото:ТАСС
Читайте нас: