+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 декабрь 2020, 20:50

Коронавирусны гадәти булмаганча йоктыру мөмкин

Эпидемиолог киңәшләренә колак салыгыз.

Эпидемиолог киңәшләренә колак салыгыз.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы, Уфаның “Хозрасчетная поликлиника” муниципаль унитар предприятиесенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов социаль челтәрдәге дусларына әлеге катлаулы эпидемиологик хәл вакытында, бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыру хәвефенең югары булуы турында искә төшерде.
“Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан супермаркетларда һәм сәүдә үзәкләрендә кеше аеруча күп булачак, шуңа хәвеф тә артачак”, – дип билгели эпидемиолог һәм берничә киңәш бирә:
Кибеткә яисә сәүдә үзәгенә кергәндә кулларыгызны дезинфекцияләгез һәм битлек киегез. Дистанция саклагыз. Идәндә билге булса, шунда басыгыз.
Кибеткә кеше күп булмаган чакта – бик иртән яисә бик кич барырга тырышыгыз.
Әгәр сез югары хәвеф төркемендәге кеше икән, кибеттә сезнең кебек кешеләр өчен билгеләнгән вакыт турында белешегез һәм шул вакытта барыгыз.
Юылмаган куллар белән күзләргә, борынга, авызга тимәгез. Алырга җыенган товарларга гына кагылырга тырышыгыз.
“Коронавирусны гадәти булмаганча да йоктырып була – Яңа ел бүләкләре аша. Катыргы өслекләрдә вирус 24 сәгатькә кадәр яши ала, ә пластик һәм металлда – өч-биш көнгә кадәр, – дип ассызыклый медик. – Бүләк алганда һичшиксез битлектә һәм перчаткаларда булырга кирәк. Ә кайткач алган әйберләрне дезинфекцияләргә. Бүләкләрне балконга (салкын өйалдына) чыгарып торырга мөмкин. Ә яшелчә-җимешләрне аккан су астында яхшылап юарга кирәк”.
Фото: Азат Мөхаммәтҗанов, Vk
Читайте нас: