Соңгы тәүлектә инфекция янә 160 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 853 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 55е - авыр хәлдә, 12се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
2832 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 82 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 13928.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә янә ике якташыбызның гомере ковидтан өзелде. Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 128гә җитте.
Пневмония дә чигенергә уйламый әле. Соңгы тәүлектә бу диагноз 387 кешегә куелган.
Барлыгы 1 949 171 тикшерү үткәрелгән, 1 886 885 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 10 522, 10 204 кеше тест үткән.