Көндәлек тормыштагы саксызлык үлемгә китерә язган. Нишләптер түшәккә эләккән энә бер ир-егетнең йөрәгенә кадалган.
Бу хәл турында Амур өлкә клиник дәваханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
25 яшьлек ир-егет йөрәге авыртуга зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләреннән табиблар шуны белгән: пациент ялгыш түшәктә булган энәгә яткан.
Тикшерү үткәргәч, ир-егетнең гомере зур хәвеф астында булуы ачыкланган. Хирурглар бригадасы аңа кичекмәстән операция ясаган.
Йөрәккә кадалган энә сынган булган, аның өлешләрен көч-хәл белән табып алганнар.
Хәзер пациент савыгып аягына баскан, аның сәламәтлегенә берни янамый, ди табиблар.
Бу хәл һәркайсыбызга гыйбрәт булсын, көндәлек тормышыбызда хәвефсезлек кагыйдәләре хакында онытмасак иде.
Фото: lenta.ru