Бөек Британиядә дөньяны хафага салган коронавирусның яңа штаммы ачыклану күпләрне яңа куркуга салды. Бу вирусның таралу хәвефе тагын да югарырак дип билгеләнә. Ләкин паникага бирелергә кирәкми. Хәл контрольдә тотыла.
Коронавирусның яңа төре барлыкка килү оператив штаб тарафыннан җентекле тикшерелә. “Роспотребнадзор” Русиядә һәм дөньяда яңа коронавирусның генетик үзгәрешләрен күзәтүне дәвам итә.
Шул ук вакытта Русия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев әйтүенчә, Русиянең «Спутник V» вакцинасы Европа илләрендә ачыкланган коронавирусның яңа штаммыннан нәтиҗәле.