Стәрлетамактагы яңа госпитальнең “кызыл зона”сында эш ничек оештырылган? Табиблар һәм шәфкать туташлары барысына да өлгерә аламы? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы “кызыл зона”дан репортаж әзерләгән.
Әле коронавируслы пациентларны дәвалау өчен дәваханәнең бер ягы эшләтеп җибәрелгән. Анда Стәрлетамактагы йогышлы авырулар дәваханәсенең барлык табиблары һәм шәфкать туташлары күчкән. 42 кеше өчен 14 бокс гамәлдә.Башка корпусларны файдалануга тапшыргач та госпиталь барлык профильләр буенча йогышлы авырулар үзәгенә әйләнәчәк.
Госпитальнең эчке ягы Европа дәваханәсен хәтерләтә: киң коридорлар, биек түшәмнәр, ишекләргә эре итеп корпус саны язылган, идәндә билгеләр, юл күрсәткечләр төшерелгән: “Реанимация”, “Операционная”, “Диагностика”, “Главный корпус”...
Җиденче корпусның палата-боксларында 14 кеше дәвалана. Көн саен өч табиб кизү тора, төнлә дә шулай. Бер стажер бар. Шәфкать туташлары “кызыл зона”га алты сәгатькә керә, әле алар штатта - 34 кеше. Медиклар физик уңайсызлыкларны инде тоймый да кебек – палатадан палатага тиз генә йөри, дәвалануны тикшерә, яза. Энергияләре ташып торган кебек, ләкин бу - зур рухи көч ныклыгы күрсәткече, медиклар бик арыган инде.
Иң мөһиме – биредә пациентларның хәле тиз яхшыра. Мәсәлән, бер палатада яшь ир ята. Стәрлетамакта яшәүче Сергей Царьков өйдә ун көн температура белән яткан. Пневмония ачыкланган, үпкәләре 24 процент зарарланган. “Ниһаять, йокым туйды, уколлардан, дәвалаудан хәлем яхшырды. Ике тәүлек бөтенләй йокламаган идем, үземне бик начар хис иттем. Бирегә килергә курыкмадым, табибларга тулысынча ышанам”, – ди ул. 80 яшьлек Татьяна Пикалова да табибларга рәхмәтле. Аны бик авыр хәлдә китергән булганнар.
Табиб Денис Гатауллин ковид белән “көрәш мәйданында” августтан башлап. Элек табиб-травматолог булган. Ул хәзер хәлнең тотрыклылануын билгели. Пациентларның хәле икенче көнне үк җиңеләя башлый икән. Табиб әйтүенчә, дәвалау, һәркемнең хәленә карап, шәхси билгеләнә.
Биредә җиһазлар иң югары сыйфатлы. Госпитальдә бала тудыру палаталары, яңа туган сабыйлар өчен реанимация, берничә операция бүлмәсе бар. Табиблар, шәфкать туташлары биналарның заман таләпләре буенча эшләнгәнен билгели.
Баштарак авыррак булганлыгын да искә ала медиклар, ләкин һөнәрләрен аңлап сайлауларын ассызыклый. Бер сәгатьтә 13-14 кеше кабул иткән тынгысыз көннәр дә булган, ләкин беркем дә “Мин китәм, булдыра алмыйм!” димәгән.
Табиб-эпидемиолог Анастасия Ибраһимова ковидның үтәчәгенә, сезонлы авыру кебек калачагына, прививкаларның хәлне яхшыртачагына ышана. Шулай булсын!
Бу хакта тулырак: Стерлитамакский ковид-госпиталь принял первых пациентов: спецрепортаж из «красной» зоны (bashinform.ru)