Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белән брифинг үтте. Анда күпчелек коронавирус инфекциясенә кагылышлы сораулар бирелде.
Министр төбәккә коронавирус инфекциясеннән 4,5 мең дозадан артык “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасы кайтуын әйтте. Якын көннәрдә чираттагы партия көтелә. 2021 елда республика 1 миллион доза вакцина алачак һәм инде “Гам-КОВИД-Вак”ны гына түгел, “Вектор” үзәге вакцинасын да.
Иң беренче чиратта республикада табибларны, укытучыларны, полиция һәм социаль өлкә хезмәткәрләрен вакциналыйлар.
Вакцинадан баш тартуның урта медицина персоналы арасында берничә очрагы гына билгеле. Вакциналау ирекле нигездә генә тормышка ашырыла. Вакцинадан баш тартуга сәбәп медицина күрсәтмәләре һәм кешенең теләмәве була ала. Ә сәламәтлек саклау министры үзе республикада вакциналар җитәрлек күләмдә булгач та ковидтан прививка ясатачагын белдерде.
2021 елда пандемия белән чикләүләр булырмы? Максим Забелин моның эпидемиологик хәлгә бәйле булачагын белдерде. Хәл начарлана калса, яңа чикләүләр, һичшиксез, булачак.
Шулай да министр алдагы яртыеллыкта республикада хәлнең тотрыкланачагын фаразлады. Кешеләрне иммунлаштыру һәм оператив штаб тарафыннан күрелгән чаралар моңа мөмкинлек бирәчәк.
Республикага коронавирусның яңа штаммы килә калса, беренче дулкындагы барлык чаралар күреләчәк – тестлар үткәрү, үзизоляция һәм башкалар. Ләкин, билгеле мәгълүмат буенча, “Гам-КОВИД-Вак» яңа штаммга карата да нәтиҗәле.