+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 декабрь 2020, 07:57

Тәмәке тартучыларга көн бетә!

Киләсе елның беренче гыйнварыннан тәмәке тартучыларга яңа чикләүләр белән очрашырга туры киләчәк. Һәрхәлдә, бу җәһәттән закон катылана.

Киләсе елның беренче гыйнварыннан тәмәке тартучыларга яңа чикләүләр белән очрашырга туры киләчәк. Һәрхәлдә, бу җәһәттән закон катылана.

1 гыйнвардан медицина учреждениеләрендә, сәүдә нокталарында, база һәм складларда тәмәке көйрәтергә ярамаячак. "Тәмәке тарту урыны" дигән язу беркетелгән махсус урыннардан башка. Ә предприятие җитәкчеләре бинада янгын хәвефсезлеге инструкциясен һәм тәмәке тарту тыелу турында белдерүләр элеп куярга тиеш.

2013 елдан илебездә уку йортлары, мәдәни, спорт, дәүләт органнары , социаль хезмәтләр күрсәтү учреждениеләрендә, балалар уен мәйданчыкларында, пляжларда тәмәке тарту тыелды. Вокзал, аэропорт, диңгез һәм елга портларыннан исә 15 метр ераклыкта гына тәмәке кабызу ярый.

Ә иң яхшысы - тәмәке тарту һәм башка яман гадәтләрне иске елда калдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлау!

Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас