Коронавирустан вакцина күпме тора? Ковид белән авырып терелгәннәргә ул кирәкме? Сәламәтлек саклау министрлыгы “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы белән берлектә бу һәм башка сораулар җаваплар әзерләгән.
Коронавирустан кешеләрне киң күләмдә вакциналау кайчан башланачак?
Башкортстанга 4,5 мең доза вакцина кайтарылган да. Башта табибларны, укытучыларны, полиция хезмәткәрләрен һәм волонтерлар вакциналаначак. Киләсе ел дәвамында тагын 1 миллионнан артык доза вакцина кайтачак дип көтелә, шул исәптән “Вектор” үзәгенеке. Шул вакытта барлык теләүчеләр вакциналаначак. Прививкадан соң коронавируска иммунитет ике сакалана дип фаразлана.
Вакцина 5 мең сум тора, диләр. Бу дөресме?
Коронавирустан прививка бушлай ясала! Бу хакта дәүләт башлыгы берничә тапкыр белдерде. Матбугатта язылган биш мең сум – ул дәүләт җитештерүчедән сатып алган хак. Кешеләргә түләргә кирәкми.
Күпләп вакцинация башлангач, теләгән һәркемгә прививка ясаячаклар. Ләкин дәүләт поликлиникаларында гына. Инъекцияне саклау шартлары катлаулы. Шуңа привика тәкъдим итүче мошенниклардан сак булырга кирәк.
Вакцинадан соң алкоголь кулланырга ярамый, диләр. Бу дөресме?
Башта вакцинадан соң 21 көн алкоголь кулланырга ярамау турында сүз булды. Ике тапкыр вакцина ясатырга кирәк булганны искә алсак, бу 41 көн “коры закон” дигән сүз. Башкортстанда бу уңайдан тулы коллективлар белән баш тарту очраклары булды, чөнки тиздән Яңа ел, ә ничек инде шампансыз? Ләкин сүз алкогольдән тулысынча баш тарту турында түгел. Җитештерүчеләр прививкадан соң өч көн бөтенләй алкоголь кулланмаска куша. Алдагы көннәрдә организмда иммунитет формалашсын өчен алкоголь уллануны чикләргә киңәш ителә.
Прививкадан соң кеше чирләргә мөмкинме?
Инъекциядән соң температура күтәрелергә мөмкин. Бу гадәти реакция, бер-ике көннән соң ул үтә. Вакцинаның ике компоненты белән вакциналанган кешеләр арасында авыру очраклары 0,5 процент тәшкил итә. Белгечләр ышандыруынча, бу яхшы күрсәткеч.
Бу хакта тулырак: Что нужно знать про вакцину и антитела от коронавируса | Новости Уфы (bashinform.ru)