+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 декабрь 2020, 23:55

Янә ике гомер ковидтан өзелде...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 18066га җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 18066га җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 162 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 877 кеше дәвалана. Аларның 57се авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштармача җиңел кичерүче 2896 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 102 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 14162.
Кызганыч, көн саен республикада ковидтан вафат булучылар теркәлү дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә ике якташыбыз коронавирус аркасында дөньядан китте. Шулай итеп, республикада ковидтан вафат булучылар саны 131гә җитте.
Пневмония дә тарала бара. Соңгы тәүлектә бу диагноз 405 кешегә куелган. 376 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1 969 898 тикшерү үткәрелгән, 1 906 635 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 10 163, 9 878 кеше тест үткән.
Читайте нас: