+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 декабрь 2020, 15:15

Тукта, ковид, гомерләрне өзмәче!..

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 18562гә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 18562гә җитте.
Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 167 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 878 кеше дәвалана. Аларның 71е авыр хәлдә, 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3005 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 43 якташбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 14544.
Кызганыч, ковидтан вафат булучы якташларыбыз саны да көннән-көн арта. Соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе республикада янә өч кешенең гомере өзелүгә сәбәпче булган. Шулай итеп, республикада ковидтан вафат булучылар саны 135кә җитте.
Пневмония дә чигенергә уйламый. Соңгы тәүлектә бу диагноз 367 кешегә куелган. 301 кеше пневмониядән савыккан.
Фото: severpost.ru
Читайте нас