+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 декабрь 2020, 12:25

Яман шеш белән шикәр чире дә йогышлымыни?

Яман шеш, шикәр чире һәм хәтта симерү дә бер кешедән икенчесенә йогарга мөмкин, ди галимнәр.

Яман шеш, шикәр чире һәм хәтта симерү дә бер кешедән икенчесенә йогарга мөмкин, ди галимнәр.

Онкологик авырулар, диабет һәм симерү дә бер кешедән икенчесенә йогуы ихтимал, имеш. Һәрхәлдә, Киль университеты белгечләре шундый фикердә. Алар, әлеге хәвефле чирләр микробиом ярдәмендә бер кешедән икенчесенә күчә, ди.

Нәрсә соң ул микробиом? Һәр кешенең организмында үзенә генә хас микроорганизмнар бар. Тиредә дә вируслар, бактерияләр, гөмбәчекләр яши. Алар эчке органнарда да бар. Менә шушы микробиом шикәр чирен, симерү, яман шешне бер кешедән икенчесенә күчерергә мөмкин.

Әлегә галимнәр бу куркыныч авыруларның анык йогу алымын ахыргача ачыклап бетермәгән, тикшеренүләр дәвам итә.

Фото: profguide.io
Читайте нас