-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 декабрь 2020, 19:45

Республикада коронавирус йоктыручылар 18728гә җитте

Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 166 кешедә ачыкланды.

Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 166 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 885 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 70е - авыр хәлдә, 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 3053 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 111 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 14655.
Бүген республикада коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы Башкортстанда 135 кешенең вафатына ковид сәбәпче булды.
Пневмония очраклары көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 328 кешегә куелган. 302 якташыбыз пневмониядән савыккан.
Барлыгы 2 008 522 тикшерү үткәрелгән, 1 944 225 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшерүләр саны – 9 853, 9 586 кеше тест үткән.
Фото:
Яндекс.Новости
Читайте нас: