Премьер министр тармакның 2020 елда иң күп игътибар юнәлтелгән төп тармак булуын билгеләде.
– Республика Башлыгы тарафыннан киләсе елда сәламәтлек саклауның безнең эшнең төп юнәлеше булачагы билгеләнде. Шуңа күрә 2021 елда безнең гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм гомер озынлыгы – Башкортстан Хөкүмәтенең үзәк мәсьәләсе, – дип ассызыклады Андрей Назаров һәм үлем очракларын киметү буенча алда зур эш торганын билгеләде.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, 2019 елда гомер озынлыгының көтелгән үсеше күзәтелгән, күрсәткеч 72,64 яшь тәшкил иткән, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән югарырак (72,06 яшь). 2020 елда бәяләү күрсәткече 71,73 яшь тәшкил итә (2019 ел белән чагыштырганда 0,91 яшь аерма).
Катлаулы эпидемиологик хәл фонында агымдагы елның 10 аенда гомум үлем очракларының күрсәткече 13,8 процентка үскән, шул исәптән хезмәт яшендәгеләрдә - 13,9 процентка.
Шул ук вакытта яңа туган балалар үлеменең 11,5 процентка кимүенә ирешелгән. 2020 елда тармакның матди-техник базасы сизелерлек ныгытылган.
Республика клиник онкология диспансерының яңа корпусы, Уфа районының Зубово авылында һәм Стәрлетамак шәһәрендә ике клиник диагностик йогышлы авырулар үзәге, Салават шәһәрендә күпфункцияле дәваханә, реконструкциядән соң Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусы файдалануга тапшырылган.
Моннан тыш, 94 яңа модульле ФАП урнаштырылган, авария хәлендәге өч табиб амбулаториясе алыштырылган, 13 ФАП төзелгән һәм 10 ФАП файдалануга тапшырылган.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50628