Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында, балалар өчен эшләнгән шампан шәрабы да эчкечелеккә китерә, дип белдергәннәр.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш психолог-наркологы Евгений Брюн балалар шампан шәрабының да "яшел елан" белән дуслыкка китерүен ассызыклаган.
Аның сүзләре буенча, кече яшьтән табынга шәраб куелуга өйрәнгән балалар үскәч тә бәйрәмнәрне исерткеч эчемлекләрдән башка күз алдына китерә алмаячак, аларга алкогольнең зарары хакында сөйләү дә әллә ни нәтиҗә бирмәячәк.
Брюн әйтүенчә, Русиядә һәр унынчы баланың геннарында эчкечелеккә бирешү ихтималы бар. Балалар бәйрәмнәрдә компот яисә лимонад эчсен, дигән фикердә нарколог.
Фото: ptoday.ru