Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкка вакытлы һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү максатында медицина оешмалары җитәкчеләренә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тиешле бурычлар йөкләтелде.
Киләсе елның 11 гыйнварына кадәр Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм ведомствога буйсынган медицина оешмаларының тәүлек әйләнәсенә дежур булуы каралган.
Амбулатор-поликлиника бүлекчәләре 31 декабрьдә һәм 1 гынвардан 8 гыйнварга кадәр түбәндәге график буенча эшләячәк:
31 декабрьдә эш графигы - бәйрәм көне буенча, 8дән 17 сәгатькәчә, чакырулар (шул исәптән кичекмәс) 16 сәгатькә кадәр кабул ителә.
1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 8дән 17 сәгатькәчә, чакырулар (шул исәптән кичекмәс) 16 сәгатькә кадәр кабул ителә.
9 гыйнварда шимбә графигы буенча эшләячәкләр – 8дән 17 сәгатькәчә, чакырулар (шул исәптән кичекмәс) 16 сәгатькә кадәр кабул ителә.
10 гыйнварда – якшәмбе – кичекмәс ярдәм хезмәте чакыруларны кабул итеп, 16 сәгатькә кадәр эшли.
Стационар бүлекчәләрдә пациентларны стационар дәвалау өчен резерв койкалары булдыру, дарулар запасы тәэмин итү, кичекмәс һәм план буенча медицина ярдәме күрсәтү каралган.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Уфада өлкәннәр өчен травмпунктлар тәүлек әйләнәсенә эшләячәк:
5нче (Цюрупа урамы, 84), 10нчы (Горький урамы, 47), 21нче (Лесной проезд урамы) шәһәр клиник дәваханәләре травмпунктларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Балалар травмпунктлары да бәйрәм көннәрендә эшләрен дәвам итәчәк: Республика балалар клиник дәваханәсе (Кувыкин урамы, 98) һәм Уфаның 17нче шәһәр балалар клиник дәваханәсе (Ирек урамы, 29) травмпунктлары пациентларны тәүлек әйләнәсенә хезмәтләндерәчәк.
5нче (Жуков урамы, 18) һәм 4нче (Орджоникидзе урамы, 15) балалар поликлиникалары травмпунктлары иртәнге 8дән кичке 22 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Күзләр җәрәхәте белән түбәндәге офтальмология травмпунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк:
10нчы шәһәр клиник дәваханәсе травмпункты (Боҗра урамы, 47), Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институты (Аврора урамы, 14).
Кискен теш авыртуы белән тәүлек әйләнәсенә эшләүче медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
2нче стоматология поликлиникасы (Октябрь проспекты, 105/3), 7нче балалар стоматология поликлиникасы (Блюхер урамы, 25/1).
Госпитальләрдә ятучы һәм үзизоляциядә булганнар өчен дә ашыгыч стоматология ярдәме оештырылачак. 1-10 гыйнварда стоматология кабинетлары яисә бүлекләре булган район һәм шәһәр дәваханәләрендә стоматология ярдәме күрсәтү буенча кизү торачак.