Башкортстанда узган тәүлек эчендә COVID-19дан тагын өч үлем теркәлгән.
Төбәктә коронавирус инфекциясе корбаннарының гомум саны - 145.
Республика оперштабы мәгълүматларына караганда, 1 гыйнварга тагын 170 кеше вирус белән чирләгән. Инфекциялеләрнең гомум саны 19 234кә җиткән.
3 936 кеше дәвалана: 749ы - стационарда, 3 187 кеше авыруны өендә җиңелчә үткәрә.
Фото: Башинформ