Соңгы тәүлектә коронавирустан янә ике кеше вафат булды.
Башкортстанда узган тәүлектә 169 кешедә коронавирус инфекциясе табылган. Барлыгы инфекция 19 572 кешедә раслаган.
Соңгы тәүлек эчендә 23 кеше сәламәтләнгән, аларның гомум саны - 15 179. Кызганычка каршы, узган тәүлектә коронавирустан ике якташыбыз вафат булган. Гомумән алганда, Башкортстанда коронавирустан 149 кеше үлде.
Әлеге вакытта стационарда 728 пациент дәвалана, аларның 55е авыр хәлдә, 11е ИВЛ җиһазына тоташтырылган. Амбулатор дәвалауда - 3 518 кеше.
Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония 251 кешедә табылган. Бу авырудан соңгы тәүлектә 208 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Башинформ