+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 гыйнвар 2021, 15:20

Рәхмәт сезгә, табиблар!

Башкортстанда танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Яңа ел бәйрәме көннәрендә волонтерлар булып эшләде. Алар "Сезнең турында кайгырту белән!" акциясендә катнашты, аның төп максаты - бәйрәм көннәрендә медицина һәм социаль хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү.

Башкортстанда танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре Яңа ел бәйрәме көннәрендә волонтерлар булып эшләде. Алар "Сезнең турында кайгырту белән!" акциясендә катнашты, аның төп максаты - бәйрәм көннәрендә медицина һәм социаль хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү.

«Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева 4нче санлы йогышлы авырулар клиник дәваханәсендә булдылар. 30 декабрьдә алар Яңа ел бәйрәмнәрендә ковид-үзәктә кизү торган табибларны котладылар, аларга торт, мандарин, башкорт балы һәм татлы ризыклар белән чәй җыелмалары бүләк иттеләр.

«Гаилә» республика ресурс үзәгендә Русия Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев булды. Ул хезмәткәрләрне котлады, шулай ук үзәкнең Яңа ел бәйрәмнәре вакытында эшләүче хезмәткәрләренә намуслы хезмәте һәм яраткан эшенә бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин һәм Яшьләр иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзасы Зәринә Газизова Чишмә үзәк район дәваханәсе табибларын котлады.

2 гыйнварда "Сезнең турында кайгырту белән!" акциясенә УМПО директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Евгений Семивеличенко, Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров һәм Уфа шәһәр Советы депутаты Сергей Бублеченко кушылды. Алар җиләк-җимеш пакетларын Уфаның 13нче санлы шәһәр дәваханәсенә тапшырды.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас