Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, халыкны бигрәк тә медицина проблемалары борчыды. Белгечләр иң еш күзәтелгән шикаятьләр арасында медикаментлар һәм табиблар җитмәүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне атады. Кешеләр, шулай ук, поликлиникалар һәм дәваханәләрнең эш графигына бәйле кыенлыклар кичерде.
“2018 елның октябреннән “Инцидент менеджмент” системасы эшли башлаганнан бирле, мөрәҗәгатьләр саны ел саен артып килде: 2018 ел ахырындагы 1000нән 2019 елда 5359га кадәр. Былтыр исә алар ике тапкыр арткан – социаль челтәрләрдә 10379 мөрәҗәгать теркәлгән. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә фокус-төркемнәрдә эшләү нәтиҗәсендә урыннардагы иң кискен сигналларга оператив рәвештә реакция ясалды. Ноябрь аенда ковидка каршы үзәк ачу да нәтиҗәле булып чыкты, бу халык мөрәҗәгатьләренең кискенләшүен сизелерлек киметергә мөмкинлек бирде”, — диде республика Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская былтыр үткән соңгы “Сәламәтлек сәгате”ндә.
Ул белдерүенчә, шәхси очракларны тикшерү нәтиҗәләре буенча күп кенә мәсьәләләрне системалы хәл итүгә ирешелгән. Мәсәлән, быел республиканың медицина-генетика хезмәте өстәмә мөмкинлекләр алачак. Әмма алга таба да эшләргә кирәк, аерым алганда, ерак торак пунктларда яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен стоматологик ярдәм алу мөмкинлеген арттыру зарур.
“Социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итүче кешеләрнең сорауларын хәл итү безнең эшебезнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Без юнәлешләрне күрәбез. Һәм бу безгә иң мөһим бурычларга, республика халкын аеруча нык борчыган мәсьәләләргә игътибар итәргә мөмкинлек бирә”, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.