-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 гыйнвар 2021, 18:05

Корбаннар саны - 154

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 8 гыйнварга коронавирус белән авыручылар турында яңа мәгълүматлар җиткерде.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 8 гыйнварга коронавирус белән авыручылар турында яңа мәгълүматлар җиткерде.

Соңгы тәүлектә республикада COVID-19 белән зарарлануның 165 очрагы ачыкланган. Шулай итеп, төбәктә инфекциялеләрнең гомум саны 20 407 кешегә җиткән.

Дәваханәләрдә бүген COVID-19 расланган 699 пациент бар. Шуларның 46сы - авыр хәлдә, 11 кеше ИВЛ аппараты ярдәменә мохтаҗ.

Өйдә 4 203 пациент дәвалана. Тәүлек эчендә 16 кеше дәваханәдән чыгарылган, барлыгы - 15 351 кеше. Ике яңа үлем очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта коронавирус корбаннары исемлегендә республиканың 154 кешесе бар.

Шулай ук Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, дәваханәдән тыш пневмониянең яңа очраклары саны бер тәүлектә - 207. 182 кеше сәламәтләнгән.

Фото: Башинформ


Читайте нас: