+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 гыйнвар 2021, 14:55

Авыр чирлеләрнең артуы фаразлана

Озак вакытлы Яңа ел каникуллары төбәктә коронавирус буенча эпидемиологик вәзгыятькә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Озак вакытлы Яңа ел каникуллары төбәктә коронавирус буенча эпидемиологик вәзгыятькә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Бу хакта бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов белдерде.

«Тестларда уңышсызлык килеп чыкты. 40 процентка киметтек. Кызганычка каршы, биш лаборатория генә эшләде. Авыр чирлеләр артыр дигән хәвеф бар. Ситуациянең ничек үсәчәген карарбыз. Бәйрәм көннәрендә үсеш 3 процентка арткан», - диде ведомство вәкиле.

11 гыйнварга төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Башкортстанда коронавирус инфекциясенең 20 901 очрагы расланган. Узган тәүлек эчендә 165 кеше чир йоктырган.

Стационарда 826 кеше дәвалана.

«Аларның күбесе канәгатьләнерлек һәм уртача авыр хәлдә. Интенсив терапия бүлекләрендә 72 кеше, оксиген терапияне 11 кеше ала», - диде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Фото: Башинформ
Читайте нас: