Башкортстанда Ковидка каршы ситуацион үзәк, республика халкыннан мөрәҗәгатьләр саны кимүгә карамастан, шалтыратучылар белән эшләүне дәвам итәчәк.
2021 елның беренче оператив киңәшмәсендә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров шундый йөкләмә бирде.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, 1-10 гыйнварда коол-үзәк операторлары өч меңнән артык шалтырату кабул иткән. Бу, узган елның декабрендә күзәтелгән активлык белән чагыштырганда, күпкә азрак. Барыннан да элек, кешеләрне амбулатор медицина ярдәме, Сovidка тест нәтиҗәләрен алу, шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату мөмкинлеге кызыксындыра.
Искәртеп узабыз: Башкортстанның Ковидка каршы колл-үзәге 16 ноябрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән эшли башлады. Бу чорда республика халкыннан барлыгы 28 меңнән артык шалтырату кабул ителгән.
Әлеге үзәк көн саен иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Үзәккә 8 (347) 218-19-19 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: Башинформ