+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 гыйнвар 2021, 10:22

Алкогольдән баш тартучыларның гомере кыскара?

Доктор Мясников алкогольдән бөтенләй баш тарту сәламәтлек өчен зыянлы булуын белдерде һәм моның ни өчен шулай икәнлеген аңлатып та бирде.

Доктор Мясников алкогольдән бөтенләй баш тарту сәламәтлек өчен зыянлы булуын белдерде һәм моның ни өчен шулай икәнлеген аңлатып та бирде.

Табиб һәм телевидениедә сәламәтлеккә кагылышлы тапшырулар алып баручы Александр Мясников «О самом главном» программасы эфирында алкогольдән бөтенләй баш тартуның организм өчен яхшы булмавы хакында сөйләде.
Ул тәмәкене кулга алмаска өндәде, тәмәке тарту онкология авыруларына туры юл булуын билгеләде. Моннан тыш, бу яман гадәт йөрәк чирләренә дә китерә, диде табиб.
Шушы ук тапшыруда Мясников алкогольле эчемлекләрдән бөтенләй үк баш тартуның дөрес булмавын ассызыклады. Йөрәк авыруларын, шикәр чирен кисәтү өчен алкоголь куллану кирәк, тик ул аз күләмдә булуы мөһим, диде ул.
Аз күләм дигәндә, табиб бар дөньяда күптән билгеле саннарны китерде: чиста спиртка әйләндергәндә, организмга 20 граммнан артык алкоголь кермәскә тиеш. Бу бер рюмка аракы, яки бер бокал шәраб, я булмаса бер кружка сыра дигән сүз, дип ачыклык кертте Мясников. Әлеге күләмнән артыграк эчү организмга зыян китерә, диде ул. Ә менә алкогольне күрсәтелгән күләмдә генә кулланучылар бөтенләй эчмәүчеләргә караганда озаграк яши, сәламәтлеге дә ныграк була икән.
Махмырдан соң мунчага баручылар сәламәтлеген һәм гомерен зур хәвеф астына куюы хакында да әйтелде тапшыруда.
Андый кешеләр мунчада аңын югалтырга һәм җан тәслим кылырга мөмкин.


Фото: rewizor.ru
Читайте нас