+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 гыйнвар 2021, 19:10

Гомерләрне өзүдән тукта, ковид!

Республикада коронавирус йоктыручылар 21068гә җитте.

Республикада коронавирус йоктыручылар 21068гә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 167 кешедә ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 614 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 58е авыр хәлдә, 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4443 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 286 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 15852.
Кызганычка каршы, ковидтан үлем очраклары да көн саен теркәлеп тора. Соңгы тәүлектә коронавирус янә ике якташыбызның гомере өзелүгә сәбәпче булды. Барлыгы республикада бу инфекциядән вафат булучылар саны 159га җитте.
Пневмония дә чигенергә уйламый. Соңгы тәүлектә бу диагноз 245 кешегә куелган. 210 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы ике миллионнан артык лаборатор тикшерү үткәрелгән. Көн саен республикада 10 меңгә якын кеше ковидка тест үтә.
Фото: murmansk.bezformata.com
Читайте нас: