Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган.
“Безнең тагын бер медицина десанты туган Башкортстаныбызга кайтты. Ике атнадан артык, 23 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, БДМУ клиникасының 26 белгеченнән торган команда Владимир өлкәсе табибларына коронавирус инфекциясе белән көрәшергә ярдәм итте. Медикларга ярдәм өчен төбәкнең губернаторы Владимир Сипягин рәхмәт сүзләре белдерде.
Мин табибларга һәм шәфкать туташларына бик рәхмәтлемен, алар пациентларны бәйрәм көннәрендә дә игътибарсыз калдырмый, өйләреннән, гаиләләреннән, якыннарыннан меңнәрчә километр ераклыкта эшләргә көч таба – Амур өлкәсендә, Камчаткада, Карачай-Черкессиядә, Абхазиядә, Кыргызстанда. Рәхмәт сезгә, дуслар! Белегез, без дә үз ягыбыздан сезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтербез...” – дип язган республика Башлыгы.
Яңа ел каникуллары вакытында Владимир өлкәсендә ярдәм күрсәткән медиклар бригадасы составында табиб-терапевт Руслан Гомәров җитәкчелеге астында 16 табиб һәм 10 шәфкать туташы-анестезиолог эшләде.
"Кадерле үзара ярдәм күрсәтү десантында катнашучылар! Сез, бәйрәм көннәрендә гаиләләрегездән аерылып, безнең медиклар белән бергә кешеләрне куркыныч авырудан коткарыр өчен меңнәрчә километрларга киттегез. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт сезгә! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим”, – дип рәхмәт сүзләре белдерде Владимир өлкәсе губернаторы Владимир Сипягин.
Владимир өлкәсе башкортлары Корылтае күпчелек милли диаспоралар ярдәме белән якташлар өчен рәхмәт белдерү кичәсе оештырды. Алар өчен тантаналы кичке аш, “Владимирские рожечники” фольклор ансамбле чыгышы оештырылды. Өлкәнең хакимият вәкилләре бригададагы һәр табибка бүләк тапшырды.
Башкортстан табиблары даими рәвештә илнең төрле төбәкләрендә ярдәм күрсәтә.
Фото: vk.com/wall413272232_546327