Коронавирус пандемиясе чорында гаиләне ишәйтү ниятеннән баш тартып тору дөрес, ди белгечләр. Ни дисәң дә, ковид - булачак әни өчен дә, туачак бала өчен дә зур хәвеф чыганагы.
Халыклар үсеше ассоциациясе директоры Любовь Ерофеева белдерүенчә, ковид пандемиясе чорында гаиләне ишәйтү турындагы уйлардан баш тортып тору зарур, чөнки әлеге инфекция әни кеше һәм карындагы сабый сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра.
Белгеч әйтүенчә, йөкле хатын-кызлар өчен коронавирус үзе дә, аңардан дәвалау максатында кулланылучы дарулар да хәвефле. Әлегә табиблар инфекциянең бала һәм ана организмына ни дәрәҗәдә зарар китерүен өйрәнеп бетерә алмаган, әмма вируска каршы даруларның бик начар йогынты ясавы расланган.
Бу хакта, Ерофеева ассызыклавынча, табиблар хатын-кызларны кисәтергә тиеш.
Фото: murmansk.aif.ru