Ковидтан вакцина хакында капмы-каршы фикерләрне күп ишетергә туры килә. Аларның кайсы хак, кайсы дөрес? Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм көрәш буенча үзәкнең баш табибы Рафаэль Яппаров “Башкортостан” телевидениесендә әлеге хәлгә ачыклык керткән.
Баш табиб әйтүенчә, бүгенге көнгә республиканың 7300 кешесе вакцинаның беренче компонентын ясаткан. 800 тирәсе кеше икенче компонентын да эшләтергә өлгергән. Куркыныч катлаулылыклар беркемдә дә күзәтелми. Гадәти прививкалардан соң кебек, бераз тән температурасы күтәрелүне, укол урыны авыртып торуны гына әйтергә була. Бу очракта табиб температураны төшерүче, авыртуны басучы препаратлар кулланырга тәкъдим итә. Мәсәлән, парацетомол. Аспирин кулланмаска киңәш ителә.
Рафаэль Яппаров күп нәрсәнең кешенең психологик халәтенә бәйле булуын билгели. Әле күпләр яңа вакцинадан курка, имеш-мимешләр уйлап чыгара. Монда тыныч һәм аңлап эш итәргә кирәк. Ике генә юл бар: без прививка ясатабыз һәм ковид белән авырмыйбыз яисә ясатмыйбыз һәм кайчан инфекция йоктырачагыбызны көтәбез. Ә инде авыруны ничек кичерербез – билгесез. Кызганычка каршы, төрле кешедә ул үзен төрлечә тота. Леталь очраклар да була...
Баш табиб вакцинаның ни өчен ике этапта үткәрелүен дә аңлатты. Ике компонент та бөтенләй ике төрле. Беренчесендә организмга бер төрле аденовирус кертелсә, икенчесендә бөтенләй икенче төрлесе. Аденовируслар белән безнең организм күптән таныш. Алар яхшылап өйрәнелгән. Бу вакцинада аденовируслар ят “агент” – яңа коронавирусны безнең организмга үткәрүче булып тора. Аденовирус белән очрашкач, безнең күзәнәкләр җавап бирми калмаячак. Нәкъ менә шул “җавап” иммунитет булдыра.
Табиб вакциналаудан баш тартуның, куркуның дөрес түгеллеген билгеләде. Вакцинаның бүгенге тормыш таләбе буенча кирәклеген ассызыклады.
Хәвеф төркемендәге кешеләргә вакцина эшләтү мөһимлеге дә ассызыкланды. Нәкъ хәвеф төркемендәгеләр – йөрәк-кан тамырлары, үпкә-бронх системасы авырулары, шикәр чире булганнар арасында ковидтан үлем очраклары ешрак күзәтелә. Ләкин прививканы хроник авыруның ремиссиясе, ягъни кискенләшмәгән чорында ясатырга кирәк.
Фото: mbk-news.appspot.com