Табиблар сүзләренә караганда, ир-егетләр - 45 яшьтән, ә хатын-кызлар 39 яшьтән тикшеренергә тиеш.
Онколог Михаил Мяснянкин яман шешкә ничә яшьтән даими рәвештә тикшерелергә кирәклеген аңлатты. Белгеч, һәр кешегә сәламәт булыр өчен дөрес һәм үз вакытында диагностика үтәргә кирәк, дип ассызыклады.
Аның сүзләренә караганда, 39 яшьтән барлык хатын-кызларга да онкоцитология, гинеколог һәм УЗИ, маммография буенча тикшеренүләр үтәргә кирәк. 45 яшьтән ир-егетләргә урологта консультация алу һәм тикшеренү үтү зарур. Бу тикшеренүләрне алар елына бер тапкыр булса да үтәргә тиеш, ди ул.
Табиб билгеләвенчә, статистикага ярашлы, нәкъ шушы яшьтә кешеләрдә яман шеш авырулары ачыклана башлый.
Фото: akt.mirtesen.ru