-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 гыйнвар 2021, 17:30

Өзелгән гомерләр арта...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 21 235кә җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 21 235кә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция йоктыруның яңа 167 очрагы теркәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 737 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 74е авыр хәлдә, 14 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 4336 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 149 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 16001.
Кызганычка каршы, көн саен республикабызда ковидтан вафат булучылар теркәлеп тора. Соңгы тәүлектә өзелгән гомерләр исемлегенә янә ике кеше өстәлде. Барлыгы вафат булучылар саны 161гә җитте.
Пневмония дә ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 321 кешегә куелган. 168 якташыбыз пневмониядән савыккан.
Республикада коронавирустан барлыгы 2 128 509 тикшеренү үткәрелгән. Көн саен 11 меңнән артык кеше тест үтә.
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: