+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар 2021, 12:00

Ике миллион кеше вакциналанырга тиеш

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 гыйнварга республикада 7542 кеше ковидтан прививка ясаткан – 5052 медицина хезмәткәре, 1672 укытучы, 718 социаль хезмәткәр һәм 100 Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 гыйнварга республикада 7542 кеше ковидтан прививка ясаткан – 5052 медицина хезмәткәре, 1672 укытучы, 718 социаль хезмәткәр һәм 100 Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре.
Бу саннар көннән-көн үсә бара. Вакциналау кешенең үз теләге буенча гына башкарыла. Вакцина ясалган кешеләрдә катлаулылыклар һәм үлем очраклары күзәтелми.
12 гыйнварда алынган 6300 дозалык партиягә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының социаль учреждениеләрдә яшәүчеләрне, анда эшләүчеләрне һәм хроник авырулары булганнарны вакциналау буенча боерыгы әзерләнгән.
Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы белән халыкны яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар календарена кертелгән.
Быел Башкортстанга 1 миллион доза вакцина кайтачак. Төбәктә коллектив иммунитетка ирешер өчен кимендә ике миллион кешене вакциналарга кирәк.
«ГАМ-КОВИД-ВАК» (Спутник V) вакцинасы кешедә ике елга иммунитет булдыра. Вакцина өч атна ара белән ике этапта ясала.
«Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге клиник тикшерүләр белән 91,4 процент дәрәҗәсендә расланган. Препаратның коронавирус инфекциясенең авыр очракларына карата нәтиҗәлелеге 100 процент тәшкил итә.
Вакциналануга “К врачу” кушымтасы һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылып була. Республикага вакциналар күбрәк кайту белән барлык теләүчеләр өчен язылу хезмәте ачылачак. Әле иммунлаштыру хәвеф төркемендәге кешеләр өчен үткәрелә.
Прививка бушлай һәм дәүләт медицина учреждениеләрендә генә ясала.
Фото: sanktpeterburg.bezformata.com
Читайте нас