Мәсәлән, Уфаның 3нче гимназиясе директоры Юлия Вяткина беренчеләрдән булып вакциналанган.
“Мин прививканы 12 гыйнварда ясаттым. Вакцинаны 2020 елда ук алырга планлаштырган идем, ләкин ул вакытта яшь буенча чикләүләр булды. Хәзер 60 яшьтән өлкәннәргә дә рөхсәт бар. Гимназия коллективы да вакциналауга теләп кушылды. Бүген 14 хезмәткәребез вакцинаның беренче өлешен ясатты. Бу тулыканлы тормышта яшисе һәм эшлисе килү теләге белән аңлатыла: укытучыга укучылар кирәк, дистанцион режим ялкытты. Без даими балалар белән бәйләнештәбез, аларны хәвеф астына куярга тиеш түгелбез. Кемнең инфекция йоктыручы булуы билгесез бит. Мәктәптә дистанция саклыйбыз, билгеләр бар, классларда рециркуляторлар урнаштырдык”, – ди Юлия Вяткина.