Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының төп штаттан тыш эпидемиологы Азат Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, теләсә нинди вакцина төрле йогышлы авырулар буенча халыкның эпидемиологик иминлегенә ирешүнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора.
Әлбәттә, әгәр вакцинаның югары иммунологик һәм эпидемиологик нәтиҗәсе бар икән. Һәр вакцина клиник тәҗрибәгә хәвефсезлеге раслангач кына кертелә. Шулай булгач, бүген яңа коронавирус инфекциясеннән кулланылучы вакциналар хәвефсез.
Белгеч әйтүенчә, яңа коронавирус инфекциясеннән киңкүләм иммунлаштыру чынлап та эпидемик процессның интенсивлыгына йогынты ясаячак. Ләкин моның өчен халыкның кимендә 60 проценты вакциналанырга тиеш. Бу 68,6 миллион кеше дигән сүз. Моңа ирешү өчен вакыт һәм нәтиҗәле эшчәнлек кирәк. Халык вакциналауга әзер булса һәм технологияләргә ышанганда нәтиҗә тагын да яхшырак булачак.
Вакциналарның хәвефсезлек мониторингы алып барылу халыкның ышанычын арттырырга тиеш, дип билгели белгеч.